Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"И укыдык, уйнадык тик бәребер дә туймадык" әдәби сәгать

 26 июль көнне Яңга Сала авыл китапханәсе бер төркем китап яратучы балалар белән язучы Җәүдәт Әфтах улы Тәрҗемановның тууына 105 ел тулу уңаеннан “И укыдык, уйнадык тик бәребер дә туймадык" ачык һавада әдәби сәгать оештырды.
Тәрҗемановның барлык әсәрләре дә җанлылыгы, йомшаклыгы һәм җылылыгы белән аерылып тора, ә балаларга булган мәхәббәте, аларга карата сакчыл һәм ихлас мөнәсәбәте аның барлык иҗатында чагыла. Җәүдәт Әфтах улы балаларга табигатьнең һәм җәмгыятьнең катлаулы күренешләре, әйләнә-тирә дөньяның серле һәм аңлаешсыз нәрсәләре турында гади, аңлаешлы, ышандырырлык һәм ачык итеп сөйли белә. Чара ахырында бергәләп «Шуктуган» әкиятен укыдык.