"Солдатларга- ипи" акция
Бүгенге авыр көннәрдә, туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, куркыныч янаган җирләрдәге егетләребезгә без изге теләкләребез һәм эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Чын күңелдән аларның иминлектә әйләнеп кайтуларын теләп Яңасала ветераннар Советы тәкъдиме белән Яңасала һәм Каенсар авылларының уңган булган апа- сеңелләре махсус хәрби операциядәге егетләргә ипи киптерү акциясенәдә катнаштылар.
Шушы зур,күмәк эшкә өлешләре кергән барлык авылдашларга чын күңелдән зур рәхмәт.
СВО дагы егетләребез тизрәк исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар,илгә тынычлык килсен.