Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Тыл ветераннары- авылның горурлыгы» батырлык сәгате

«Тыл ветераннары- авылның горурлыгы»-2 нче май көнне Каенсар авыл клубында ЯңгаСала авыл китапханәсе белән берлектә батырлык сәгате үтте. Бүгенге үсеп килүче яшь буынга тыл ветераннары- батырлык һәм сабырлык өлгесе. Бүгенге батырлык сәгатендә балаларга өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жиңел генә үтмәве. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутырган әби-бабайларыбызның башларыннан үткән сынаулар икәнен аңлаттык.
Шактый еллар үтсәләр дә,
Төзәлсә дә тәндә яралар,
Җан ярасын йөрәгендә йөртә
Сугыш чорын кичкән балалар.
Ачлык, ялангачлык, ятимлекне
Юкса алар теләп алмаган...
Адым саен шушы сабыйларга
Күпме хәвеф-хәтәр янаган.
Тәнгә түгел, җанга үтеп кергән
Язмыш камчысының эзләре.
Ник соң бүген алар тарафына
Яудырмыйбыз мактау сүзләре?
Башкаларны данга күмгән чакта,
Алар читтә кала бирәләр.
Әрнү-сагышларын йота-йота,
Гомер көзләренә керәләр.
Бер чеметем җылы караш көтеп,
Өмет белән безгә багалар.
Чарасыздан зар-интизар булган
Күпне күргән әби-бабалар.
Гаепле күк, алар башын иеп,
Яшерәләр яшьле күзләрен.
Исән чакларында хәл белешеп,
Эх, зурлыйсы иде үзләрен.