Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Милләтемнең кояшы син, И моңлы, нурлы Тукай" интелектуаль уен

Апрель ае — табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.
28 апрель көнне ЯңгаСала авыл китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән шагыйребезнең тормышы һәм иҗатына багышланган интелектуаль кичә үтте. Укучылар «Ә син беләсеңме?!», «Тукай әсәрләре», «Табышмаклар аша Тукайны таныйбыз», «Кайсы шигырдәге өзек» кебек турларны бик тырышып үтәделәр. Бәйге әдибебезнең шигырьләрен яттан сөйләү белән үрелеп барды. Сөекле шагыйребез безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, без аның мирасын киләчәккә буыннарга түкми-чәчми җиткерербез.