Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Чернобыль- сынау көннәре"- мәгълүмат сәгате

1986 елның 26 апрелендә кешелек дөньясы зур куркыныч фаҗига кичерде: Чернобыль атом электростанциясе шартлады. Бу техноген һәлакәт үзенең күләме һәм фаҗигале нәтиҗләре буенча җир шары тарихында иң зурысы. Миллионнарча кешеләр әлеге коточкыч казадан зыян күрде. Күпләре гомерләре буе яшәгән туган якларын, җыйган дөньяларын ташлап китәргә мәҗбүр булдылар.
Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнарның инде күбесе якты дөньяда юк. Аларны радиация дигән каһәрле дошман вакытыннан алда бакыйлыкка алып китте. Исәннәре ел саен 26 апрельдә җыелышып, араларыннан киткән иптәшләрен искә алып бер минут тын торалар. Ни кызганыч, аларга карата игътибар, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән мөнәсәбәт елдан-ел сүрелә бара кебек.
Шул уңайдан 24 нче апрель көнне Яңга Сала авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән "Чернобыль- сынау көннәре"- дигән темада мәгълүмат сәгате үткәрде.
Китапханәче, электрон презентация ярдәмендә, фаҗига, шушы коточкыч вакыйганың һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар турында сөйләде. Барыбыз да, мондый афәтләр беркайчан да кабатланмасын, киләчәгебез якты булсын дигән теләктә анда гомерләрен корбан иткән якташларны бер минут тынлык белән искә алдык.