Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Китап - киңәшче, дуст һәи ярдәмче" әдәби уен

ЯңгаСала авыл китапханәсендә, 2 апрель Халыкара балалар китабы көнендә, китапханәбезнең иң актив укучылары белән әдәби уен-дәрес үткәрелде. Китапханәче бәйрәм тарихын, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара премия турында сөйләде. Укучылар балалар язучысының әкиятләрен искә төшерделәр. Г.Х. Андерсенның халыкара әдәби бүләк ияләре Татарстанның халык шагыйре Ш.Галиев, Р. Миңнуллинның әсәрләре белән дә яңадан бер кабат таныштылар, яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китапханәче китап күргәзмәсе белән таныштырды, күргәзмәдәге яңа кайткан Табышмаклар китабыннан табышмаклар әйтте, бергәләп “Әйтемне дәвам ит!”,“Парын тап” уеннарын уйнап алдылар.