Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Кошлар- безнең якын дуслар» интеллектуаль уен

1 апрель- Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. 1 апрель көнне  ЯңгаСала авылы китапханәсендә  балалар өчен «Кошлар безнең якын дуслар» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Әлеге чараның төп максаты-кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълумат җиткерү. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, кроссвордлар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар, әдәби викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Кичә матур һәм оешкан төстә үтте.