"Туган як" әдәби музыкаль салон
31 март көнне Яңга Сала авыл китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында "Туган як" дип исемләнгән әдәби музыкаль салон оештырдык. Катнашучыларга авыл тарихы, аның данлы, горур халкы, истәлекле, тарихи урыннары хакында мәгълүматлар бирелде. Белемнәрен тикшереп карау максатыннан " могҗизалар кыры" уены оештырылды.Уенда катнашучылар бик теләп, зур кызыксыну белән һәм бик дулкынланып уйнадылар. Бүгенге бәйгедә Арча педагогика көллияте студенткасы Исмәгыйлева Камилә Фәнис кызы җиңүче дип танылды. Әфәрин!