“Җир ул уртак йортыбыз” экологик викторина
Яңга Сала Авыл китапханәсендә “Җир ул уртак йортыбыз” дип исемләнгән экологик викторина узды.
Анда укучылар белән глобаль экологик проблемалар белән таныштык, аны чишү юллары, әйләнә-тирәгә игътибарлы булу турында әңгәмә кордык. Соңыннан экологик викторина оештырылды, уең барышында укучылар табигать турындагы белемнәрен яңарттылар. Кичәгә " Табигать - ул гүзәллек, могҗиза, тылсым"- дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Кичәбез азагында шигырь юллары белән дөньядагы барлык кешеләргә мөрәҗәгать иттек.
Сайрасын ал таңда сандугач,
Кипмәсеннәр зәңгәр бу күлләр.
Җир йөзендә тормыш дәвам итсен,
Саклыйк җиребезне, кешеләр!
Зур рәхмәт, укучылар. Барыбызга да сәламәтлек телим.
Бәхетле булыгыз!