“Каюм Насыйри мирасы" әдәби әңгәмә
Мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм (Габделкаюм) Габденнасыйр улы Насыйрига 200 ел. Шул уңайдан китапханәбездә "Каюм Насыйри- олуг мөгәллим, милләт педагогы"- дигән күргәзмә эшли.
К.Насыйри – галим-мәгърифәтче, язучы, мөгаллим, тарихчы-этнограф, тел белгече. Аның татар теле, әдәбият, фольклор, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр буенча язылган кырыктан артык хезмәте билгеле. Күргәзмәдә Каюм Насыйри тормышын һәм иҗатын ача торган китаплар, матбугат басмалары урын алдылар.
5-6 нчы сыйныф укучылары белән “Каюм Насыйри мирасы" дигән темада әңгәмә уздырдык.