"Стена памяти" "Хәтер стенасы" акция
Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана.
ЯңгаСала авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Гомер Бәширов һәм Туган як" музеенда Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан-Чечня сугышы геройлары, махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә безнең җирлектән мобилизацияләнеп, контракт буенча, үз ирке буенча киткән ир-егетләребез дә катнаша, шушы егетләребез хөрмәтенә "Стена памяти" "Хәтер стенасы" ачу тантанасы булып узды.
Курку белмәс әлеге авылдашларыбызның кыюлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, илебез һәм аның тарихы белән горурланабыз. Туган җиребездә һәрчак тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен иде. Барыбызга да бәхет һәм муллык телим. Геройларыбыз йөргән сукмаклардан горурлык хисләре белән алга атлыйк, исемнәрен онытмыйк, яшь буыннар алдында аларның кылган игелекле, батырлык гамәлләрен маяк итеп күрсәтик!
Ватанны саклаучылар көне белән! Батырларыбыз даны мәңгелек!