"Хәтер үткәннәрне барлый"- Хәтер сәгате
19 февраль көнне Яңга Сала авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Гомер Бәширов һәм Туган як" музеенда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар көне һәм 15 февраль Әфганстан сугышын искә алу хөрмәтенә "Хәтер үткәннәрне барлый"- дигән исем астында Хәтер сәгате үтте. Чарага төрле хәрби хезмәтләрдә булган авылыбызның хөрмәткә лаек ир-егетләре килде. Кунакларыбызны балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз һәм башлангыч сыйныф укучылары сәламләде. Әфганстан ветераны Сафин Ринат Илгиз улына "Әфган сугышыннан чыгуга 35 ел" дигән хөкүмәт бүләге тапшырылды. Һәләк булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдык.
Хөрмәтле ир - егетләребез! Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, сабырлык, гаилә бәхетләре телибез.
Туган илне саклау - ирләр эше,
Без акларга тиеш өметне.
Мактау белән телгә ала һәркем,
Ил сакчысы дигән егетне.
Ил көннәребез тыныч, күгебез аяз булсын! Сугыш дигән афәтләр тиз араларда тәмамланып ир егетләребез туганнары, якыннары янына кайтулар насый булсын!