Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Шәгъбан аеның фазыйләтләре һәм Бәраәт кичәсе" вәгазь кичәсе

Яңга Сала авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" хатын кызлар оешмасына йөрүчеләр белән “Шәгъбан аеның фазыйләтләре һәм Бәраәт кичәсе" темасында  13 февраль көнне вәгазь кичәсе үтте.
"Дин гыйлеме татлы җимеш"- дигән күргәзмәдә мөхәлләбезнең имамы Надир хәзрәтнең китапханәгә бүләк итеп биргән китаплары урын алды.
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Раҗәб ае – Аллаһы Тәгаләнеке, шәгъбан – минем ай, Рамазан ае – минем өммәтемнеке. Шәгъбан – гөнаһларга кәффарәт була торган ай, ә Рамазан ае – гөнаһлардан пакьләнә торган ай», – дип әйткән.