"Интернет- дусмы, дошманмы?" мәгълүмат сәгате
Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне
җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты.
“Куркынычсыз интернет” атналыгы уңаеннан ЯңгаСала авылы
китапханәсе башлангыч класс укучылары белән «Интернет- дусмы, дошманмы?» мәгълүмат сәгате үтте.
Аның төп максаты интернет- ның файдалы һәм зарарлы яклары белэн таныштыру иде.
Балаларга интернет турында күп мәгьлүмат бирелде, компьютер каршында озак утыру кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы турында тирән эчтәлекле чыгыш ясалды. Интернетта утырган вакытта аларга
куркынысызлык кагыйдәләре турында да аңлатылды.