Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Холокост корбаннары – мәңге хәтердә” хәтер сәгате

Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан 31 гыйнвар көнне Яңга Сала авыл китапханәсендә Каенсар авыл клубы белән бергә киң катлам укучылар өчен “Холокост корбаннары – мәңге хәтердә” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.  Бу дата - ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Чара барышында "Холокост – онытырга хакыбыз юк!” исемле күргәзмә белән таныштырып, бу фаҗиганең тарихы искә төшерелде. Холокост корбаннары турында безнең онытырга хакыбыз юк. Мондый геноцидлар җир йөзендә башка кабатланмасын иде!