"Хезмәт иясе-хөрмәт иясе" түгәрәк өстәл
Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,
Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.
Берәүләре белем бирә балаларга,
Берәүләре нигез сала калаларга,
Берәүләре иген игеп, сыер савалар,
Бу тормышта үз юлларын табалар.
Татар халкында «Хезмәт кешене бизи» дигән әйтем бар. Уйлап карасаң, чыннан да үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Әмма теләсә-нинди эш түгел, ә үзең яратып, тәм табып эшли торган хезмәт кенә нинди дә булса нәтиҗәләр китерә.
Нинди генә һөнәр иясе булмасын, үз хезмәтен яратып, яхшы итеп башкарган, үзенең эше белән бик күпләрне бәхетле иткән затлар хөрмәткә лаек.
1 февраль көнне ЯңгаСала авыл китапханәсе белән берлектә Каенсар авыл клубында тырыш, үз эшләренә бөтен күңелен биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган төрле һөнәр ияләрен белән “Хезмәт иясе-хөрмәт иясе” түгәрәк өстәл артына очрашуга җыелдык. Алар белән җылы, матур, гади очрашу кичәсе үтте.Һәрберсе үзләре сайлаган һөнәре хакында матур истәлекләре белән уртаклаштылар, хатирәләрне яңарттылар.
Хөрмәтле хезмәт алдынгылары сезгә тазалык- саулык, тынычлык, озын, бәхетле гомерләр телибез.