Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Герой шәһәр Ленинград" батырлык сәгате

27нче гыйнварда Россиядә Хәрби дан көне – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.
Ленинград блокадасы - Бөек Ватан сугышы тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе.
25 январь көнне Яңга Сала күчмә китапханәсе белән берлектә Каенсар авыл клубында узган батырлык сәгатендә өлкәннәребез камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр узган авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар язмышы, совет солдатларының батырлыгы турында янәдән бер кат хәтерләрендә яңарттылар.
Ленинградтан балалар, картлар, авырулар, яралы халык чыгарылган – барлыгы ярты миллионнан артык халык коткарылган.
Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы  тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып  кереп калды.
"Блокада икмәге"- дигән акция оештырылды. Өлкәннәребезгә ипи карточкалары тараттык.
Батырлык дәресе беркемне дә битараф калдырмады.