"Әдәбиятыбызның ак йөзе- Шәйхи Маннур" могҗизалар кыры уены
Татар әдәбиятенең күренекле вәкилләренең берсе- шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Ш.Маннурның тууына 120 ел. Ш.Маннур әдәбиятта барлык жанрларда да диярлек үзенең каләмен сынап караган язучы, ул кырыктан артык китап авторы.
20 гыйнварь көнне Яңга Сала авыл китапханәсендә аның тормыш юлына һәм иҗатына багышлап киң катлам укучылар өчен "Әдәбиятның ак йөзе- Шәйхи Маннур" дип исемләнгән күргәзмә төзелде.
Күргәзмәдә шулай ук балалар өчен язылган шигырьләр, проза әсәрләре, аның шигырьләренә язылган җырлар, сугыш чоры поэзиясен үз эченә алды.
"Утлар-сулар кичтек без"... дип исемләнгән "могҗизалар кыры" уенында 3-4 сыйныф укучылары катнашты.Уенның җиңүчесе: Данир Сафин.