"Нәрсә ул Раштуа, аңа кагылышлы йолалар,гореф-гадәтләр"
Христиан динен тотучылар, шул исәптән, керәшеннәр иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан 7 январь көнне ЯңгаСала авыл китапханәсендә "Нәрсә ул Раштуа, аңа кагылышлы йолалар, гореф гадәтләр"- дигән темада фольклор сәгать үтте.
Укучыларга христиан динен тотучыларның йолалары, гореф гадәтләре хакында мәгълүматлар бирелде. Раштуага кагылышлы уеннарны,төрле сынамышлар искә төшердек, шулай ук төрле үзебез яратып уйнаган уеннарны да уйнадык.