Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Россия геройлар Ватаны" күргәзмә уйлану

Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне. Бу истәлекле көн уңаеннан, Ватан геройлары хөрмәтенә Яңга Сала авыл китапханәсендә "Россия геройлар Ватаны" дип аталган күргәзмә эшли. Күргәзмәдән Ватан герое авылдашыбыз Фәнис Ахунов турында танышырга мөмкин, укучыларыбыз шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында зур геройлыклар күрсәткән ветераннар хакында, Әфганстан, Чечня геройлары хакында да мәьлүматлар белән таныша алдылар.