Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Бүләк итәм күңел җылысын”

Декабрь аеның беренче ункөнлегендә мөмкинлеге чикле булган кешеләрне хөрмәтләү көннәре. Тормышларына әз генә булса да ямь өстәү максатыннан ЯңгаСала авыл китапханәсе һәм Каенсар авыл клубы хезмәткәре мөмкинлеге чикләнгән китап укучыбыз Габитов Марсель абыйның өйләренә барып аның хәлләрен белештек, күчтәнәчләребезне тапшырдык.
Марсель абыйга һәм гаиләсенә саулык сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, тыныч картлыклар, Рауза апай белән, тагын күп еллар бер - берсенә терәк булып яшәргә язсын дигән теләктә калабыз!
Яңга Сала авылы китапханәсендә халыкара инвалидлар көненә багышланган «Бүләк итәм күңел җылысын» дип аталган  күргәзмә-күзәтү оештырылды. Биредә теләгән кеше күңеленә ошаган әдәбият белән таныша ала.