Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Татарстан Республикасы символларын беләбезме?" танып белү сәгате

1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Флагның авторы-Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен билгеләп үтү уңаеннан Яңга Сала авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф  укучылары белән «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабул ителү көне»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр. Чараның төп максаты яшь буында милли үзаңны күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм Татарстан флагын берләштерүче  символ буларак  популярлаштыру булды. Ахырдан бергәләп крассвордлар, башваткычлар чиштек.