Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Әнкәйләргә рәхмәт әйтик"-караоке батлл

Каенсар авылы клубында Әниләр көне һәм Гаилә елы уңаеннан, "Караоке батлл" музыкаль бәйге оештырылды. Конкурста 2 музыкаль команда катнашып, үзара көч сынаштылар. Тапкырлар"- командасында авылыбызның батыр йөрәкле ир егетләре катнашса, "Зирәкләр"- командасында иң моңлы, зирәк әниләребез көч сынашты. Кичәбезне Яңга Сала авыл җирлеге башлыгы А. И. Сафин бәйрәм белән тәбрикләп ачып җибәрде, әниләребезгә иң изге теләкләрен юллады. МХО булучы егетләребезнең әниләрен хөрмәтләп аларга бәйрәм күчтәнәче тапшырды. Бәйрәмебезне Лилия Камалова, Айгөл Газизова, Ленара Зәйнуллиналар үзләренең моңлы җырлары, биюләре белән тагы да ямьләдерделәр. Бүгенге матур кичәдә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтләребез булсын, ил көннәребез тыныч, күкләребез аяз, үзебез исән сау булыйк!