"Толерантлык- тынычлыкка юл"- түгәрәк өстәл
Халыкара толерантлык көне уңаеннан ЯңгаСала авыл китапханәсендә "Толерантлык- тынычлыкка юл"- дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә оештырдык. Укучылар белән нәрсә ул толерантлык, аның белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын ачыкладык. Бергәләп толерантлы аралашу кагыйдәләрен искә төшердек. Укучылар арасында кызыклы һәм мавыктыргыч фикер алышулар булды, мәкалләрне дәвам иттек, башваткычлар чиштек. Ахырдан Толерантлык булу өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк дигән сорауга җавапны агач формасында төзеп куйдык.