Әдәби мәйдан " Гаиләм- ил терәге"
Россиядә 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартларында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көне буларак билегләп үтелде. Яңасала 996 номерлы сайлау участогы 17 март көнне Каенсар авыл клубында сайлаучыларны кабул итте.
Без мәдәният хезмәткәрләре бу көнне Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашкан Каенсар авыл халкы өчен “Гаиләм – ил терәге” дигән исем астында әдәби мәйдан оештырдык.
Әдәби мәйданда сүзебез гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, җәмгыятьтә тоткан урынын бәяләү, әби-бабайларга, әти-әниләргә, гомумән, нәсел тамырларына мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү иде.
Бүгенге очрашуда гаилә хакында матур шигырьләр җырлар яңгырады. Сайлауга килгән китап укучыларыбыз күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар, өйдә уку өчен китаплар, газета- журналлар сайлап алдылар. Чарада катнашучылар үзләре өчен файдалы һәм кызыклы мәгълүматлы булдылар.
“Сайлауларыбыз уңай нәтиҗәләр белән үтеп һәркемнең эшләре уң, ниятләре изге, күгебез тыныч һәм аяз булсын!”-әдәби мә йданыбыз ахырында авыл җирлеге башлыгы иң изге теләкләре белән сайлаучыларны сәламләде.