"Ак үлемнән" сак булыйк! " диспут
26 июнь Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан ЯнгаСала авыл китапханәсендә 18 июнь көнне яшьүсмерләр белән "Ак үлемнән" сак булыйк! "- дигән исем астында диспут үтте. Наркомания - безнең заман проблемасы. Дөньяда якынча миллиард наркоман бар. Әңгәмә барышында яшүсмерләргә наркотик кулланучы турында җентекләп сөйләнде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару зарурлыгы хакында алар уй-фикерләрен белдерделәр.