"Нур сибүче якты маяк, минем сөйгән китабым!" Квизбук
Яңга Сала авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында " Нур сибүче якты маяк, минем сөйгән китабым!"-Квизбук оештырылды. Бәйгедә ике команда «Тукай оныклары» һәм «Кызыл чәчәкләр» көч сынашты. Укучылар чикләнгән вакыт эчендә 5 раундны уздылар. Викторинаның сораулары татар һәм рус әдәбиятына, 2023 елның юбиляр язучыларына багышланган иде. Укучыларга ярдәм йөзеннән классик язучыларның китапларыннан торган күргәзмә тәкъдим ителде.Викторина нәтиҗәләре буенча командаларга бер үк күләмдә баллар бирелде. Очрашуның икенче өлешендә Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан укучыларга милли орнаментлар кулланып "Брошки" ясау буенча осталык дәресе үткәрелде.