"Без сезнең белән горурланабыз!" мәгълүмат сәгате
Яңга Сала авыл китапханәсе башлангыч мәктәптә ата-аналар җыелышында "Без сезнең белән горурланабыз" дигән исем астында мәгълүмат сәгате үтте. "Без көтәбез сезне"- дигән исем астында күргәзмә төзелеп СВО да булган райондашларыбыз хакындагы яңалыклар белән таныштык.
Ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау сәламәт, исән- имин әйләнеп кайтуларын, солдатларның безнең кайгыртуыбызны тоеп, тыныч күңел белән хезмәт итүләрен телибез.
Без үзебезнең солдатларыбызга кагыйртуларыбызны күрсәтергә, җан җылысы бирердәй җылы сүзләр әйтергә, гуманитар ярдәм җыярга бурычлыбыз. Чөнки, алар- безнең егетләр! Алар үзләре генә түгеллеген, туган якларында сагынып көтеп торучы кешеләр барлыгын, безнең аларга ышануыбызны, ныклы тыл булуыбызны белеп торырга тиеш. Менә шул чакта гына солдат батыр да, горур да була, ул хәрби бурычын да җиренә җеткереп үти.
Изге әш җирдә ятмас! Ул безгә барыбыз да көтеп алган кадерле җиңү, ир-егетләребезнең исән имин әйләнеп кайтуы, республикабызның, илебезнең чәчәк атуы булып кайтыр!