"Хуш киләсең Сөмбелә!" уңыш бәйрәме
Яңга Сала балалар бакчасында авыл китапханәсе, башлангыч мәктәп, Каенсар авылы балалар бакчасы белән берлектә "Хуш киләсең, Сөмбелә"- дигән көзге уңыш бәйрәме булып узды.Нәни дусларыбыз белән бик күп матур- матур уеннар уйнадык, табышмакларга җаваплар таптык. Кичәбезгә көз кызы Сөмбелә килгәннән соң тагы да җанланып китте. Сөмбелә бәйрәмгә буш кул килмәгән балалар өчен төрле төрле уеннар алып килгән иде, рәхәтләнде нәниләребез уеннарда үз көчләрен сынап. Бик күңелле генә бәйрәм итеп ятканда бакчада онытылып калган "Карачкы" килеп керде башта балалар карачкыга шикләнеп кенә карасаларда ул алып килгән уеннарда катнаша башлагач бар да аны үз итеп яраттылар, уеннарда бик күп бүләкләр оттылар. Бәйрәмегез балаларның матур шигырьләре, шатлыклы җырлары белән үрелеп барды.