"Хәтер- китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек" хәтер сәгате
15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан, Яңасала авылы китапханәсендә "Хәтер- китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек" дигән китап күргәзмәсе төзелде, мәгълүмат сәгате үтте. 1552 елның 15 октябре- татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Күргәзмәдән нәни дусларыбызны Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә- ханбикәнең идарә иткән еллары белән якыннан таныштырдык.