Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Мактауларга лаек укытучым!" өйләренә барып котлау

Яңасала авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре бөтен гомерләрен балаларга аң белем бирүгә багышлаган мөгаллимәләрне, ветеран укытучыларны котладылар.Ветераннарны бәйрәм белән котлап аларның хәлләрен белделәр. Хәтирәләре белән уртаклаштылар.Фото альбомнар белән таныштылар.
Хөрмәтле укытучылар, гомерләрен яшь буынны укытуга, тәрбияләүгә багышлаган мәгариф ветеранннары! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез — тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телим. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын. Бәйрәм белән!!!