Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

КИТАПСТАН- җәйге китап марафоны

Җәйге каникул чорында балаларны китапханәгә тарту, китап укырга кызыксындыру уяту максатыннан
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Татарстан китапханәләре белән бергә КИТАПСТАН җәйге китап марафонын башлап җибәргән иде. Марафон 1 июньнән 31 августка кадәр дәвам итте. Марафонның шартлары буенча көн саен китап укырга һәм махсус брошюрада үтелгән юлыңны билгеләп барырга тиеш иделәр. Бу марафонда Яңасала авыл китапханәсеннән 6 укучы катнашты Иң активларын Арча Үзәк китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган "Китап-стан" проекты җиңүчеләрен, катнашучыларны тәбрикләде. Кадерле укучыларым! Киләчәктә дә яңа проектларда, конкурсларда актив катнашып зур җиңүләргә ирешүегезне теләп калам!