Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Кошларда да кеше язмышлары..."- әдәби музыкаль кичә

 Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, китапханәләр арасында "Милли мәдәният саекмас чишмә" исемле район күләм иҗади бәйге игълан иткән иде. Бәйгенең шартлары буенча без, китапханәчеләр, язучының иҗатын ачып бирергә һәм әсәрләрендә язылган милли йолалар, гореф - гадәтләрне барлап, тамашачыбызга тәкъдим итәргә тиеш идек. Әлеге бәйгенең чираттагысы Яңасала авыл җирлегенә кергән, Яңасала мәдәният йортында үтте. Янасала һәм Иске Айван авылы китапханәчеләре тамашачыбызга татар әдәбиятының классигы булган шәхес, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче Шәриф Камал иҗатына багышланган "Кошларда да кеше язмышлары..."- дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә тәкъдим иттек.
Шәриф Камал - XXгасыр башында яңа әдәбиятыбызга нигез салучыларыбызның, бүгенге әдәби телебезгә күәт бирүчеләрнең берсе. Әлеге шәхеснең тарихи мирасы бүгенге көнгә кадәр әдәбият сөючеләребездә кызыксыну тудыра.
Ш. Камал 30 елдан артык иҗат иткән язучы, ул татар әдәбиятында кыска хикәяләр, новеллалар язу остасы буларак билгеле.
Яңасала авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Җидегән чишмә" ансамбле чарага килүче тамашачыны матур җырлары белән каршы алдылар. Кичәдә тирән тәрбиягә ия берсеннән - берсе, матур әсәрләреннән өзекләр укылды. Язучының "Буранда" хикәясе бер кешене дә битараф калдырмады.
Шәриф Камал шулай ук драма, юмор һәм сатира жанрында да иҗат итә. Язучының яратып укыла һәм сәхнәгә куела торган "Хәҗи әфәнде өйләнә" әсәреннән яучы карчык монологы һәм әсәрдән кызыклы өзек караганда тамашачылар рәхәтләнеп көлделәр һәм алкышларга күмделәр. Кичә мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, актив китап укучыларыбыз башкарган матур җырлар һәм Ш.Камалның әсәрләреннән укылган мәгънәле өзекләр белән үрелеп барды. Әсәрләрен тыңлаганда елмайдык та, хатирәләргә уралып бераз моңсуланып та алдык. Әдәбият сөючеләребезгә язучының иҗаты буенча презентация һәм "Шәриф Камал бәхет һәм матурлык җырчысы" исеме астында китап күргәзмәсе төзелде, Яңасала авыл китапханәчесе күргәзмәне үз укучыларына тәкъдим итте. Кыска вакыт эчендә әдипнең барлык әсәрләре белән таныштырып бетерә алмасак та, автор иҗатының асылын, мәгънәсен аңлатырга, язучының әсәрләрен укырга кызыксыну уятырга, Ш.Камал яшәгән чордагы мөхитне, нечкәлекләре белән ачып бирергә тырыштык.
Без, китапханәчеләргә шушы чараны оештырып, халыкка җиткерүдә ярдәм иткән барлык катнашучыларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез! Киләчәктә дә, җылы, китаплы кичәләрдә очрашырга насыйп булсын. Безнең белән булганыгыз һәм игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!