"Кошларда да кеше язмышлары" әдәби музыкаль кичә
"Милли мәдәният саекмас чишмә" районкүләм бәйге кысаларында Яңасала һәм Иске-Айван авыл китапханәчеләре язучы Шәриф Камал иҗаты буенча "Кошларда да кеше язмышлары" исемле әдәби-музыкаль кичә тәкъдим иттеләр.
Яңасала авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Җидегән чишмә" ансамбле чарага килүче авыл халкын матур җырлары белән каршы алдылар.
Китапханәчеләр Ш. Камалның иҗаты, тормыш юлын шигырьләре, тәрбияви әсәрләрен укып эзлекле рәвештә кичәне алып бардылар. Язучының яратып укыла һәм сәхнәләрдә куела торган "Хаҗи әфәнде өйләнә" әсәреннән яучы карчык монологы һәм әсәрдән кызыклы өзек тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Чарада мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре үзешчәннәр үзләренең матур җырлары, шигырьләре, биюләре белән тамашачыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр.