Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Беслан вакыйгалары кабатланмасын!» хәтер сәгате

 2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка вакытында кешелек тарихында иң куркыныч терактларның берсе кылынган.

30дан артык кешелек террорчылар отряды 1 нче мәктәпне басып ала, спорт залын миналый һәм учреждение территориясендә 1128 кешене ( балаларны, аларның ата-аналарын һәм мәктәп хезмәткәрләрен) авыр шартларда тота. Террор һөҗүме нәтиҗәсендә барлыгы 330дан артык кеше һәлак була, шуларның 1 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар 186 кеше, 700гә якын яраланган.

Терроризмга каршы көрәш көне кысаларында 4 сентябрьдә Янга Сала авыл китапханәседә  «Беслан вакыйгалары кабатланмасын!»дигән хәтер сәгате үтте.

Хәтер сәгате китапханәче Беслан фаҗигале вакыйгаларының хикәя-хроникасын сөйләде, катнашучыларга  «Беслан – 2004» видеофильмын күрсәттек, балалар кискен хәлдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен һәм моңа охшаш хәлләрдән качу юлларын белделәр, шулай ук һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.