«Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә истәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә һәм «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уздырыла.
Акция 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул вакытта, 1 нче мәктәптә террорчылык акты вакытында берничә йөз кеше һәлак булган, алар арасында күпчелеге балалар. Өч көн тоткынлык дәвамында алар бер тамчы су да эчә алмадылар...
Яңасала авыл китапханәсе "Тормыш тамчысы" акциясенә кушылды. “Тормыш тамчысы” акциясе -ул хәтер билгесе, безнең арада булмаган кешеләрне чәчәкләргә су сибү аша символик рәвештә тукландырырга өндәү. Китапханәче акциядә катнашучыларга ничек итеп террорчылык оешмасына эләкмәскә, террорчылар кулында тоткын булсаң, нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда иң зур терактларны искә төшереп аларны бер минут тынлык белән искә алдык.