"Укыйбыз да, уйныйбыз да" күңелле ял сәгате
Балаларыбыз бәхетле һәм шат булса, барыбызга да рәхәт бит, әйеме? Иң мөһиме – исән-имин булсыннар һәм авырмасыннар гына. Ләкин арабызда язмыш сынавына дучар ителеп, сәламәтлегендә тайпылышлар булган сабыйлар да юк түгел. Аларга күтәренке буш вакытын файдалы итеп үткәрү, сызлану-сыкрануларын беразга гына оныттыру, күңелләрен күтәрү өчен ЯңгаСала авыл китапханәсе даими рәвештә төрле күңел ачу чаралары, тематик очрашулар, ял сәгатьләре оештыра. Шуларның чираттагысы 12 август көнне "Укыйбыз да, уйныйбыз да" дигән исем астында үтте. Балалар белән "Салават күпере" җурналына күзәтү ясадык, аннан бергәләп җурналдагы биремнәрне үтәдек.