Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Халык хәтере мәңгелек" очрашу кичәсе

Янга Сала авыл китапханәсе мәдәният йортында «Сугышның Җырлаучы фотолары» акция-проектына кушылып “Халыклар хәтере- мәңгелек” дигән очрашу кичәсе оештырды.

Бу очрашуда Бөек Җиңүнең 75еллыгы уңаеннан “Милли китап”нәшрияты чыгарган “Бөек Ватан  сугышы хатлары, солдат хатирәләре” дигән китапта тәкъдим ителде. Бу китапка авылдашыбыз, Халиуллин Миңнулла абыйның 25 хаты урын алган, тамашачыларны шушы хатлар белән таныштырдык. Кичәгә ветеранның кызы Мухаметзянова Нурия апа чакырылды.

Шулай ук очрашуга бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булучы егетләребезнең әниләре катнашты, алар белән дә җылы әңгәмә оештырдык.

Кичә мәдәният хезмәткәрләпенең , укучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды.