Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Россия - безнең горурлык" викторина

10 июнь Каенсар авыл клубында Яңга Сала авыл китапханәсе белән берлектә Россия көненә багышланган «Россия – безнең горурлык»  дигән исем астында викторина оештырылды. Әлеге очрашуның максаты укучыларда ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт хисен үстерүгә, Россия тарихына һәм ил гражданнарына карата горурлык хисен формалаштыруга юнәлтелгән иде. Чарада 3-7 сыйныф укучылары катнашты. Команда составы-9 ар кеше катнашты. Викторина җиде станция буенча үтте. “Россия флагы һәм гербы",”Россия Гимны",”Минем Ватаным – Россия","Рус мәкальләре»,"Рус табышмаклар","Рус әкиятләре», «Кече Ватан". Һәр станциядә сораулар яки биремнәр бирелде, укучыларыбыз оешкан төстә сорауларга тиз һәм төгәл итеп җаваплар биреп үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.