«Юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәң, бәлага юлыкмассың»
Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның һәм без китапханәчеләрнең дә бурычы. Шул максаттан чыгып Яңасала авыл китапханәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәң, бәлага юлыкмассың» дигән исем астында дәрес-уен үткәрдек. Балаларга транспорт чараларының нинди булуы турында сөйләдек.Светофорның төсләрен искә төшередек. Балалар «җәяүлеләр үтүе», «юл чаты», «Телефон» һәм башка юл билгеләре турында игътибар белән тыңладылар. Кичә ахырында викторина үткәрелде, сорауларга җаваплар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер катискә төшереп, белгәннәребезне ныгыттык. Чарага күргәзмә оештырылды, анда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында ачык иллюстрацияле китаплар, журналлар тәкъдим ителде. Уен – дәрестә 14 укучы катнашты, 16 газета- журнал материалы укытылды.