Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Җир ул уртак йортыбыз. Уен-квест

Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Укучыларда туган якны өйрәнүгә актив танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү максатыннан10 май көнне Яңасала авыл китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары арасында «Җир ул уртак йортыбыз» экологик квест – уены узды. “Уйдырма сукмак” буйлап барганда һәм биремнәрне үтәгәндә, укучылар үз юлларында: үсемлекләр, хайваннар, чәчәкләр, кошлар, гөмбәләр, бөҗәкләр очады. Аларның биремнәрен үтәп, сорауларга җавапларны табып,  авыр ситуацияләрдә чыгып командалар бер берсеннән калмый алга бардылар. "Ял итү урыны"нда тукталып үсемлекләр һәм хайваннар турында җырларны искә төшерделәр, тирә-ягыбызга берсеннән-берсе матур агачлар утыртырга, саф һавалы урманнарны, күлләрне, елгаларны сакларга, шифалы сулы чишмәләребезне һәрдаим чистартып торырга кирәклеге хакында фикерләр алыштылар. “Җир ана ярдәм көтә!” күргәзмә-уйлану белән якыннан танышып, аннан энциклопедияләр һәм нәфис әдәбиятны өйдә танышу өчен алдылар. Уенда 12 укучы катнашты, күргәзмәдән кичәгә кадәр һәм әзерлек чорында 27 китап бирелде.