Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Без Тукай оныклары" әдәби сәгать

Яңгасала авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган әдәби сәгать узды.

Чарада балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Шулай ук, замандашларының татар халкының бөек улы турында истәлекләрен тыңладылар.

Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыдык,шулай ук әкият – поэмалары белән якыннан таныштырдык.

«Иллюстрация буенча Тукай әсәрен уйлап кара» дигән кечкенә генә викторина укучыларда зур кызыксыну уятты, алар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр.

 «Милләтемнең кояшы син Тукай! " дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, китаплар тәкъдим ителде.

Кичәбез татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.