Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Минем -тату гаиләм" гаилә бәйрәме

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Бәйрәм "Туган тел" җыры белән башланып китте. Алып баручы Зөлфирә Шариповна бәйрәмгә килгән барлык кунакларны гаилә бәйрәме белән котлады һәм һәрбер гаилә белән таныштырды. Бәйрәмдә гаиләләребез үзара көч сынашты. Мәдәният хезмәткәрләре гаиләләр өчен 12 турдан торган уен әзерләгәннәр иде. Катнашкан гаиләләр үзләренең укымышлылыкларын, җитезлекләрен, зирәклекләрен, осталыкларын, булганлыкларын шушы конкурсларда күрсәттеләр. Кичә ахырында "Иң тапкыр гаилә","Иң зирәк гаилә", “Иң укымышлы гаилә” номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Җырлы-биюле уеннар оештырылды. Бәйрәм бик күңелле дәртле бию, җырлар белән аралаштырылып алып барылды.

Гаилә - бала - китапханә арасында дуслык күпере мәңге яшәсен!