Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Кошларым якын дусларым" Балалар иртәсе

23 март көнне Каенсар авыл клубына  Каенсар гаилә балалар бакчасы,  Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә "Кошларым якын дусларым" - дигән балалар  иртәсенә җыелды.Бүгенге кичәдән алар бик күп кирәкле мәгълүматлар алды. Табышмакларга җаваплар  таптылар, кошларның тирә юнебезгә нинди файда китерүендә белделәр, сорауларга җавапларда бирделәр, крассвордларда чиштеләр, китапханәдә кошлар турында булган әдәбият белән дә таныштылар.Үзләре әзерләп килгән матур чыгышларын тамашачыларга бүләк иттеләр.Бәйрәм бик күңелле һәм файдалы узды.