Табигать тиңсез хәзинә.Бәйге
19 март көнне Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә "Табигать -тиңсез хәзинә" дигән темада тапкырлар һәм җитезләр бәйгесе үтте.Бәйгедә укучылар туган як урманнарында үсә торган агачлар, үсемлекләр турында белемнәрен тикшерделәр, сулыкларны саклау һәм аларны чистартып тору кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, дару үләннәре, кошларның файдалары турында үз белемнәрен уртаклаштылар.Кичәгә "Туган ягым-Яшел бишек"- дигән күргәзмә төзелеп тәкъдим ителде.