"Үз хокукларыңны беләсеңме?" Бәхәс сәгате
10 август көнне Яңасала авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе, Арча муниципаль район кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белән берлектә "Үз хокукларыңны беләсеңме?" дигән темада бәхәс сәгате үткәрде. Бүлекнең баш белгече Зөһрә Гыйльметдиновна кулланучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Алар алдында үтемле чыгышлар ясады.