Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Без терроризмга каршы” танып белү сәгате

Cоңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бу уңайдан 21 июнь көнне Яңасала авыл китапханәсе укучылар белән  “Без терроризмга каршы” дигән исем астында танып белү сәгате үткәрде. Һәрберебезнең экстремизм һәм терроризм корбаны булуы бар. Шикле кешеләр белән очрашканда, иясез әйберләргә тап булганда, нәрсә эшләргә? Ничек бу ситуациядә югалып калмаска? дигән сорауларга җавапларны бергәләп эзләдек.