Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Георгий тасмасы» акциясе

Хәтер һәм хәрби дан символы булган тасманы бәйләү 9 Май алдыннан традициягә әверелде. Янга-Сала авылында узган җомгада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» акциясе узды. Кояшлы аяз көндә мәдәният хезмәткәрләре үтеп баручыларга Георгий тасмаларын тараттылар, сугыш кырында ятып калганнарга, Икенче бөтендөнья сугышы елларында фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт әйттеләр. Акция барышында мәдәният хезмәткәрләре йөзгә якын тасма тараттылар, укучыларга, укытучыларга, авылда яшәүчеләргә һәм кунакларга.