"Дөньяның бар мәшәкатен җиңеп, Яфрак ярсын җирдә тынычлык” ветеранга өйдә хезмәт күрсәтү.
"У войны не женское лицо" проектын дәвам итеп, Каенсар авылында яшәүче җәләева Әлфия апаның хәлләрен белештек.Сугыш чорындагы хәтирәләрен барладык.
Сугыш чорында бала-чага, карт-корыдан тыш хезмәтнең иң авыр йөге хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлеген сугыш аяусыз сынады. Алар, моңарчы ирләр күтәреп барган авыр хезмәтне үз иңнәренә алдылар, ирләр өчен дә, үзләре өчен дә бар көчләрен биреп эшләделәр, ятим калган балаларны тәрбияләделәр. Кыскасы, сугыш чорында хатын-кыз искиткеч бөек булды.
Җәләева Әлфия Хәнәфи кызы 1927 елның 18 апрелендә Арча районы Колачы авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 4 класс белемне туган авылы Колачыда ала, 4-6 классларда күрше Сәрдә авылына йөреп укый. 1939 елда гаилә Арчага күченә, 7-9 класс белемен кичке мәктәптә укый шул рәвешле көндез Райком комсомолда техничка, секретарь машинистка булып эшли. Комсомол кушуы буенча мәктәп укучыларын колхозларга шефлык эшенә йөртә, кыш көннәрендә төрле ярышларга алып бара. 1945 елда Каенсар авылы егете Җәләев Мансурга тормышка чыга. Колхозда бозаулар, сарыклар карый, фуражер була, 16 ел кибеттә эшли, кибеттә эшләү чорында 14 ел хуҗалык сөтен җыя. Тормыш иптәше Мансур абый белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр