Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 7 дистә елдан артык ел вакыт үтеп бара. Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.
18 апрель- Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Шул уңайдан без мәдәният хезмәткәрләре,кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы обелиск янына килдек. Һәйкәл тирәсе һәрдаим җыештырылып торса да, яңадан һәйкәл тирәсен тәртипкә китердек.
Минемчә, барлык адәм баласы шушы истәлекне - үткән тарихыбызның эзләре һәм бердәнбер ядкәре булган һәйкәлләрне сакларга һәм аларны җимерелүләрдән, чүп-чар белән капланудан, чит-ят куллардан якларга тиеш. Бу бит безнең тормышыбызның үткәне һәм киләчәк буын өчен олы мирас.